Киокусинкай буенча зәйлеләр сынатмый

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

10 апрельдә Ульяновский шәһәрендә киокусинкай буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Анда 15 шәһәрдән 300 спортчы катнашты. Зәй көрәшчеләрен карате буенча тренерлар Владимир һәм Алексей Ревиннар җитәкләде. Иң зур бүләк велосипед иде . Шуңа күрә көрәш бик кырыс булды. Ләкин безнекеләр сынатмады. Алар уңышлы чыгыш ясап велосипедны Зәйгә алып кайттылар. Иң зур призга Ильназ Зиатдинов лаек булды, өченче урын – Бочкарев Виталийда һәм Воробьев Данилда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International