Зәй басу-кырларыннан 24180 тонна чөгендер җыелган

2016 елның 19 августы, җомга

Зәй районында чөгендер алу эше дәвам итә. Бу эш белән әлегә агрофирмалар гына мәшгуль, тиздән аларга “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте дә кушылачак. 19 августка район буенча татлы тамыр 780 гектарда җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 310 центнер тәшкил итә. Район басу-кырларыннан барлыгы 24180 тонна татлы тамыр җыелган.

Рәзимә Кашапова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International