Шәһәребезнең Жуков урамындагы 7 йортта 14 ел инде бернинди төзекләндерү эшләре дә эшләнмәде. Инде менә быел 4 ай эчендә йортны яңадан төзегән шикелле төзекләндерделәр. Ул республика күп этажлы йортларны төзекләндерү программасына керде. Йортта яшәүчеләргә йортны файдалануга тапшыру уңаеннан бәйрәм дә оештырылды. Яшәүчеләрнең шатлыгын уртаклашырга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов та килгән иде. Зурлар һәм балалар чын күңелдән шатланышып ял иттеләр, уйнадылар көлделәр һәм “Энергетик” мәдәният сарае үзешчәннәре тарафыннан оештырылган концертны күзәттеләр. Игътибардан ветераннар, юбилярлар да читтә калмады. Аларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Төзүчеләргә рәхмәт сүзләре яңгырады.