ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Агрофирма “Восток” ҖЧШ дә авыл хуҗалыгы эшләрен алып баруга яраклы булган җирләр 32000гектар тәшкил итә. Хуҗалыкта эшләүчеләр бодай, терлекләргә азык- төлек, ит, сөт җитештерү һәм шикәр чөгендерү үстерү эшләре белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә Бухарай бүлекчәсендә “Челленджер» тракторының «Хорш” агрегаты белән 210 гектар мәйданда туфрак эшкәртелде инде.

28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә Шәһәр төзелеше советы утырышы узды. Утырыш барышында Җиңү Проспекты ,1/09”А” адресында урнашачак сәүдә объектының эскизын өйрәнү һәм Зәй-2 бистәсендә урнашкан “Мәктәп тавы” мәйданчыгын әйләндереп алу корылмасы эскизын презентацияләү мәсьәләләре каралды.
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов Зәй шәһәрендә яшәүче, озак еллар Зәй районы башкарма комитете рәисе булып эшләгән Камалюков Минзәкрәм Садретдиновичны 80 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада ветераннар Советы рәисе М.С.Хүҗин һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты.
Бүген район башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә «Яшьлек» клубында хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссия утырышы булды.Билгеләнгән көн тәртибе буенча, Россия Федерациясенең Зәй районы һәм Зәй шәһәре буенча эчке эшләр штабы башлыгы Р.Н.Кәбиров,19 нчы җинаять-башкарма инспекциясе башлыгы А.Р.Сәфиуллин,

Хөрмәтле җитәкче! Оешманың ябылуы, шәхси эшмәкәрләрнең үз эшчәнлекләрен туктатуы, оешмада штат һәм эшчеләр санын кыскарту турында, оешмалар 2 айдан, эшмәкәрләр 2 атнадан да соңга калмыйча халыкны эш белән тәэмит итү үзәгенә язма рәвештә хәбәр итәргә тиешләр. Тулы булмаган эш көне, яисә тулы булмаган эш атнасы режимы кертү турындагы мәгълүмат 3 көннән дә соңга калмыйча хәбәр ителергә тиеш. Шул шартларны төгәл үтәмәүче гражданнарга закон тәртибендә 100-300 сум, вазифаи затларга 300-500 сум һәм юридик затларга 3000-5000 сумга кадәр административ түләү каралган.

Бүген Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина катнашуында 35 нче кварталда территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренең очрашу-киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә җәйге чорда эшләнгән эшләргә нитиҗә ясалды һәм алдагы айларга эш планы билгеләнде.
Бүгенге көндә шикәр заводы 450000 тонна шикәр чөгендере кабул итте, шул исәптән безнең агрофирмалар 176000 тонна шикәр чөгендере тапшырдылар. Җыеп алынган шикәр чөгендеренең мәйданы 6200 гектор, бу планның(12000гек.)52% тәшкил итә. Уртача уңдырышлылыгы һәр гектардан 330 центнер тәшкил иткән, 204600 тонна татлы тамыр казып алынды.Татлы тамыр җыеп алу буенча зәйлеләр беренчеләр рәтендә.
Өлкәннәр көнен билгеләп үтәр алдыннан, “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре аралашу клубында “Игелекле очрашулар” дип аталган чара үткәрделәр. Бәйрәм алдыннан, Сарсаз-Баграж авылы клубына социаль хезмәтләрдән кулланучылар һәм авыл җирлегенндә яшәүче өлкәннәр чакырылган иде.

27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе
Бүгенге көндә "Энергетик" мәдәният йортында төзекләндерү эшләре кызу темплар белән бара. Беренче эш итеп, мәдәният йортының фасады сүтеп алынды,җылыту материаллары урнаштырыла башлады.

Бүген Бигеш авылы җирлегендә район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов һәм авыл җирлекләре башлыклары берлегендә семинар узды. Анда катнашучылар социаль-мәдәният объектларда булдылар.Киңәшмәнең төп өлеше Төбән Лоҗының яңа клубында үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International