ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты видеоконференция режимында Татарстан Республикасында 2016-2017 нче елларга театр иҗат сезонын ачу һәм «Агач утырту көне»республика акциясен үткәрүгә багышланган брифинг үткәрде.

26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә Зәй эчке эшләр бүлеге башлыгы В.Р.Усачева, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе башлыгы А.Н.Галиәхмәтов, янгын-сак гарнизоны башлыгы урынбасары А.В.Кириллов, «Зәй Су каналы» генераль директоры С.Г.Федоров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Н.А.Нифатов һәм башкалар чыгыш ясады.
Үзәк китапханәнең татар бүлеге, “Сөмбелә” клубы кысаларында, көзге уңышка багышланган, “Алтын көзгә сәяхәт” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән өлкән буын вәкилләрен Сөмбелә бәйрәме белән котладылар, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар.

24
сентябрь, 2016 ел
шимбә
24 сентябрьдә районыбызда “Татарстан кроссы-2016”спорт акциясе зур күтәренкелек белән үтте. Чарада мәктәпкәчә яшьтәге һәм укучы балалар,Зәй политехник колледжы студентлары,предприятия,ошма һәм учреждение җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре актив катнашы.
Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районының Икътисад Советы утырышы үтте. Утырышта “ТатЭК”ҖЧШ е генераль директоры С.Ю.Афонин предприятиянең 8 айга булган эшчәнлеге белән таныштырды, соңыннан үзара фикер алышу булды.
Пәлчикәү авылы янында урнашкан “Урман күле” ял итү үзәгендә өч буын вәкилләре очрашты. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары Х.З.Зарипов, А.И.Моисеев, сугыш чоры балалары һәм “Яшь гвардия”оешмасына йөрүчеләр бар иде.

23
сентябрь, 2016 ел
җомга
Бүген хакимиятнең кече залында13нче Раштуа (Рождественский) округы депутаты Р.В.Әгъләмов рәислегендә, җир, экология һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы үтте. Утырышта Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина, шәһәр Советы депутатлары, финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Е.В.Журавлева,
Энергия стадионында авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныф укучылары һәм шәһәр мәктәпләренең7-8 сыйныф балалары арасында җиңел атлетика буенча “Алтын көз”йөгерү эстафетасы узды. Анда авыл җирлекләреннән 10 мәктәп катнашты. Ярыш нәтиҗәләреннән күренгәнчә беренче урынны Югары Шепкә, икенче урынны Сәвәләй һәм 3 нче урынны Сарсаз-Баграж мәктәпләре яулады.
Республикада“Экстремизмга-юк!”айлыгы зур уңыш белән бара. Районыбызда бу кысада төрледән- төрле чаралар узып тора.
Шушы көннәрдә “Шатлык”халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү бүлегендә эшләүчеләр үзәк китапханә хезмәткәрләре үткәргән “Террорга каршы берләшү көне” дип аталган китап күргәзмәсендә катнаштылар. Чара Республикада оештырылган “Экстремизмга-юк!”айлыгы кысаларында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International