ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендә чираттагы аппарат киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә Зәй эчке эшләренең шәхси состав белән эшләү бүлеге башлыгы И.Н.Шакиров, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе башлыгы А.Н.Галиәхмәтов, «Таттелеком» район элемтә бүлеге башлыгы Г.М.Будрин һәм башкалар чыгыш ясады. Киңәшмә барышында район башлыгы Зәй урман хуҗалыгы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Р.Х.Иркашовны 50 еллык юбилее белән котлады.
Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.Н.Недошивина Зәй-2 шәһәрендә яшәүче Кириллова Ефросинья Арсентьевнаны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада шулай ук автоклуб хезмәткәрләре дә катнашты.

30
сентябрь, 2016 ел
җомга
Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районының Икътисад Советы утырышы үтте. Утырышта Зәй «Нижнекамскгаз»ҖЧШенең Зәй бүлеге генераль директоры А.А.Йосыфов предприятиянең 8 айга булган эшчәнлеге белән таныштырды, соңыннан үзара фикер алышу булды.
Кичә «Корстон-Казан» сәүдә-күңел ачу комплексында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан республика алдынгыларын кабул итте. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен, “Зәй” агрофирмасы ҖЧШ директоры В.Ф.Егоровка “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

1 нче октябрьда Арча районы Яңа Кырлай авылында 40 һәм 80 км арага исәпләнгән ат чабышлары буенча Россия Чемпионаты үтә.Бу чара “Ат көне” бәйрәме уңаеннан оештырыла. Арчада  үтүче бу ярышларда  зәйлеләрнең дә катнашуы көтелә.

29 нчы сентябрьне - Россия пенсия фонды бердәм пенсия грамотлылыгы көне,- дип игълан итте. Шул уңайдан бөтен ил күләмендә мәктәп балалары, урта һөнәри белем бирү учрежденияләре студентлары өчен пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча дәресләр үткәрелде.Зәй пенсия фонды бердәм акциядә катнашып, мондый дәресләрне 1 нче һәм коррекцион мәктәпләрдә үткәрде.

29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Бүген хакимиятнең кече залында Зәй шәһәре Советынының законлылык, регламент һәм депутат этикасы буенча даими утырышы узды. Депутатлар көн тәртибендә ике мәсьәлә карады.Утырышта Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина катнашты.
Сәрәпәле авыл клубында “Картлык-шатлык булсын!”-дип аталган чара узды. Чарада катнашучыларны мәдәният бүлегенең автоклуб артистлары котлады. Артистлар башкаруындагы матур җырлар, өлкәннәр исеменә әйтелгән җылы сүзләр, алар күңелендә матур хәтирә калдырды.
Бүген «Корстон-Казан» сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан республика алдынгыларын кабул итте. Бәйрәм тантанасына муниципаль районнарның, агросәнәгать комплексы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре хезмәткәрләре чакырылган иде. Бәйрәм кунаклары чара барышында «Корстон-Казан» сәүдә-күңел ачу комплексында авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар.
Шушы көннәрдә “Бөртеккәй” балалар бакчасында “Аз комплектлы балалар бакчаларында эксперименталь проект эшчәнлеге” дигән темага семинар узды. Анда Зәй, Сарман,Түбән Кама һәм Чистай шәһәрләреннән килгән балалар бакчаларында эшләүче педагоглар катнашты. Технологиянең төп бурычы – һәр баланың сәләтен, мөстәкыйльлеген һәм иҗатын үстерүгә нигезләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International