ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2017 ел
чәршәмбе
Апач авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Гыйниятуллина Майсрур Хайрулла кызы Россия Федерациясе Президенты һәм район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Чарада Советның аппарат җитәкчесе Н.Л.Шакирова, Бохарай авылы җирлеге башлыгы Р.С.Миңнегулов һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты. Җаваплы хезмәт юлы үткән юбилярга җылы сүзләр һәм матур җырлар яңгырады.
Үткән февраль аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 40 сабый теркәлде: 28 малай һәм 12 кыз. Иң кечкенә бала 1300, ә иң зуры – 4320 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 42 яшь. Февраль аенда иң популяр исемнәр Әмир, Артём, Мария. Сирәк очрый торган исемнәр Германн, Давид, Элина. Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 22 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 20 ел, иң олы кияүгә – 47, каләшкә – 47 яшь.
Республиканың «Татарстан-24» мәгълүмати каналы 2016 елның 30 мартында массакүләм мәгълүмат чарасы булып теркәлгән иде. Чыбыклы челтәр буларак, июнь аенда Роскомнадзор лицензиясенә ия булып, 30 августта эфирга чыкты. Беренче көннәреннән үк язмалар әзерләү һәм сигнал трансляциясе НD форматында башкарылды. «Татарстан-24»нең төп концепциясе – тәүлегенә 24 сәгать һәм һәр сәгать саен республика яңалыкларын халыкка ирештерү», – диде матбугат конференциясендә «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин, телеканалда ике теллелек принцибы саклануын белдереп. Бу гамәл төбәк каналларын саклап калу ниятеннән эшләнә.
“Шатлык” халыкка хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре авыл халкы белән очрашуларын дәвам итәләр.Күптән түгел шундый чараларның берсе Шыкмай авылында үтте. Хезмәткәрләр авылга килеп ярдәмгә моһтаҗ инвалид һәм ялгыз гражданнар белән якыннан аралаштылар.Очрашуда Түбән Биш авылы җирлеге башлыгы Д.В.Насретдинов катнашты. Аларны котларга “Умырзая” балалар бакчасына йөрүчеләр дә килгән иде. Чарада Китапханә хезмәткәре Лариса Кузнецова татар язычыларының иҗаты белән таныштырды, җирле язучы Мөнир Талиповта үзенең шигырьләрен укыды. Очрашу өлкәннәрнең күңеленә бик ошады.
Бүген Казанда, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, район башлыгы Р.Г.Кәримовка яңа Ford автобусның ачкычын тапшырды. 22 урынга исәпләнгән автобус мәктәп балаларын йөртүдә зур уңайлыклар тудырачак. Чарада мәгариф бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Н.В.Васильева да катнашты.

28
февраль, 2017 ел
сишәмбе
Халыкара туган тел көне уңаеннан Зәй үзәк балалар китапханәсендә укучылар белән рус теленә багышланган тематик кичә уздырылды. Кичә барышында балалар кызыклы кроссвордлар һәм ребуслар чиштеләр, бергәләшеп табышмакларга җаваплар эзләделәр, рус теленең фонетика, лексика, фразеология, пунктуация булекләре буенча мавыктыргыч биремнәр үтәделәр. Кичә рус теле буенча электрон презентация белән аралаштырып алып барылды.

Бәйрәм көннәрендә Бигеш авылында дүртенче мәртәбә Тау бәйрәме үтте. Бәйрәмдә 200 гә якын кеше катнашты. Килгән кунакларны кайнар коймак, пилмән, самовар чәе белән каршы алдылар һәм сыйладылар. Төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Халык барлык уеннарда, тау шуу, биюләрдә актив катнашты, рәхәтләнеп бәйрәм итте. Бәйрәмнең спонсоры авылдашлары  Шамил Җофар улы Ибраһимов. Бәйрәмгә халыкны бизәлгән атта Хамидуллин Марат, Ваһитов Булат үзенең кар автомобиле белән йөртеп торды.

Бүген район башлыгы Р.Г.Кәримов авыл хуҗалыгы һәм идарәсе хезмәткәрләре, бүлекчә белгечләре белән берлектә агрофирма бүлекчәләрендә булды. Алар “Нива”ҖЧШнең механик мастерскоен караганнан соң, районыбызның ”Шепкә” “Нур”, “Алга”, “Ялкын”, “Тукай”, “Игенче” бүлекчәләренең сөт- товарчылык һәм яшь мөгезле эре төрлек үрчетү фермаларында булдылар, бүлекчәләрдәге эш торышы белән якыннан таныштылар.

27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе
«Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ирекле көрәш буенча ярышлар узды. Анда Зәй һәм Түбән Кама яшүсмерләре көч сынашты. Ярышта үз авырлыкларында Алинә Хөснуллина, Ләйсән Хуҗина, Кәрим Кәлимуллин, Раил Ходжаев, Богдан Ефремов, Камил Извеков, Тимур Салихов, Алмаз Дәүләтов, Миһман Магерамов, Руслан Хөснуллин җиңүче булды.

Бүген хакимиятенең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе үтте. «Свияжск утрау-шәһәре һәм борынгы Болгар", Мәдәни мирасы комплекслы проектын гамәлгә ашыруда, Болгар ислам академиясе һәм Казан мәрьям Ана иконасы Соборын үзгәртеп коруда катнашканнары өчен, муниципаль район башлыгы Р. Г. Кәримов; район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов; җирле үзидарә органнарында озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Н.П.Саватеева; «Бердәм Рәсәй» партиясе Зәй җирле бүлеге башкарма комитетының баш белгече Е. Г. Гайсина; "Зәй шикәре" ААҖ коллективы ( генераль директоры Ш. Б. Минһаҗев); "Зәй район үзәк хастаханәсе" коллективы (баш табиб Р.Р.Әмиров); "Мефро уилз Руссиа Зәй заводы" ҖЧҖ коллективы (генераль директоры И. Р. Давыдов); Зәй муниципаль районы башкарма комитеты Яшьләр эшләре буенча муниципаль казна учреждениесе коллективлары ( идарә башлыгы Е. Н.Павлова) Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М. Ш. Шәймиевнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International