ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе
22 март көнне Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның икенче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Руслан һәм Венера Дубровиннар гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни бәләкәчләргә Георгий һәм Богдан дигән исемнәр бирделәр.

22
март, 2017 ел
чәршәмбе
22 мартта Зәй шәһәренең 6 нчы мәктәбендә “Милли әдәбиятның үзенчәлекләре, татар поэзиясе һәм прозаның киләчәген күзаллау” темасына багышланган түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл артында Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең мәгариф отличнигы, Идел журналының менеджеры В.Ш.Гыйматдинова, Татарстан Республикасының халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова, мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча урынбасары Хәбибуллина Г.Җ., җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Бертман И.Н., баш белгеч Хисмәтуллина А. М. да катнашты. 6нчы мәктәп директоры Бареева З.Г., шәһәребез һәм районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, әдәбият сөюче укучылар, китапханәчеләр, журналистлар күп кенә сорауларга җавап алдылар, борчыган проблемалар турында сөйләштеләр. Түгәрәк өстәл, яраткан язучыбыз очрашу бик җылы, җанлы, кызыклы һәм мавыктыргыч узды.
Зәй муниципаль районында 100 нче бала тууы теркәлде. Ул 2017 нче елның 16 март көнне Зәй шәһәрендә туган Петров Артём Айрат улы. Артём әтисе Айрат Ринат улының һәм әнисе Виктория Виктор кызының икенче баласы. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә Артёмнын әтисен котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.

7
март, 2017 ел
сишәмбе
Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелдән язның иң якты, иң матур бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Бу - социаль, милли, дини, яшь чикләүләрсез, барыбызга да кадерле һәм көтеп алынган бәйрәм. Әлеге бәйрәм тормышчанлык белән сугарылган, яз килү, табигать яңару һәм яңа тормыш башлануны гәүдәләндерә. Анда кешелекнең мәхәббәт, матурлык, ана булу, игелек кебек мәңгелек кыйммәтләре чагылыш таба. Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, матурлык та, йомшаклык та, иң көчле ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган. Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул бала да тудыра, йорт-җирен дә карый, аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый, шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары хатын-кыз гына булдыра ала. Районда күпчелек эшләр сезнең идеяләрегез, хезмәтегез, талантыгыз белән башкарыла. Заманча тормышта хатын-кызның җәмгыятьтәге роле арта бара. Ул үзенең иҗади мөмкинлекләрен, эшлекле сыйфатларын бизнеста, җәмәгать эшчәнлегендә, дәүләт идарәсендә уңышлы куллана. 2017 ел районда Балалар һәм яшьләр елы дип игълан ителде, бу елда да сез үзегезне танытырсыз дип ышанам. Дөньяны гүзәлрәк, яктырак иткәнегез, хезмәтегез, ярдәмегез, акыллы, зирәк була белүегез өчен рәхмәт сезгә! Тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, бәхет-шатлыклар, гаилә учагыгызның сүнмәвен, зур уңышлар телим. Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.

6
март, 2017 ел
дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе үтте. Киңәшмә барышында район башлыгы Дүрт –Мунча авылы җирлеге башлыгы Р.Т.Ситдиковны туган көне белән котлады. ТР хайваннар дөньясы объектларын куллану һәм саклау идарәсе башлыгы Ф.М.Миннебаевка «Татарстан Республикасының атказанган экологы» дигән мактаулы исемне тапшырды. Киңәшмәдә Зәй эчке эшләр бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы И.Н.Шакиров, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе башлыгы урынбасары Ш.Ф.Хәмидуллин, янгын-сак гарнизоны башлыгы А.А.Әхмәтшин, Әлмәт шәһәренең баш хезмәт инспекторы Ф.Р.Хәернасовлар чыгыш ясады. Грипп авыруларын кисәтү, газета- журналларга язылу кебек мәсьәләләр контрольга куелды. Киңәшмәгә район башлыгы Р.Г.Кәримов йомгак ясады.

3
март, 2017 ел
җомга
Бер айлап элек шәһәр урамнарының шактый өлешенә “Машина кую тыела” һәм “Туктап тору тыела” дигән юл тамгалары куелган иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе С.В. Максимов әйтүенчә, алда әйтелгән юл тамгаларын кую дәвам итә, бүгенге көнгә 44 билге куелган. Алар транспорт хәрәкәте аеруча көчле булган Нефтьчеләр проспекты, Никифоров, Гагарин, Ленин, Островский, Төзүчеләр, Комсомол, Рәфыйков, Энергетиклар, Казан, Баныкин урамнары һәм мәктәпләр тирәсенә куела. Билгеле, бу гамәл тагын берничә проблеманы хәл итү өчен дә уйланылган. Алар коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләргә урамнарны кардан чистарту, маршрут автобусларына тукталышка иркенләп керү, шулай ук ут-күз була калганда йортлар тирәсе, ишегалларына тиз арада тоткарлыксыз керү мөмкинлеге бирәчәк. Юл тамгаларының кайберләре вакытлыча гына урнаштырылды. Урамнардан карны чыгарып бетергәч кайберләре алыначак. Бу чаралар барысы да зәйлеләрнең иминлеге өчен эшләнә.
Зәй районы сөт җитештерү буенча республика рейтингында 8 урында. Районда тәүлегенә барлыгы 76 тонна сөт җитештерелә. Бер сыерга тәүлеклек савым 15,5 килограм тәшкил итә. Районда иң күп сөт «Нива» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә җитештерелә, биредә бер сыерга тәүлегенә 22 килограмм сөт савыла.

2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов, шәһәр депутатлары катнашында Зәй шәһәре Советының 16 нчы утырышы үтте. Утырышның көн тәртибе буенча архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Р.Р.Исламова, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Т.В.Токмакова, Зәй шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Д.Е.Пермяков, Советның гомүми бүлеге кадрлар секторы мөдире М.Г.Сергеева һәм юридик бүлек башлыгы В.В.Кудряшовларның чыгышы тыңланды. Утырышта җирдән файдалану, төзелеш, коррупциягә каршы көрәш законнарының үтәлеше, Зәй шәһәре уставы, кадрлар һәм муниципаль хезмәткә кагылышлы мәсьәләләр җентекләп тикшерелде һәм тиешле карарлар кабул ителде.

“Зәй шикәре” агрофирмасы “Сәвәләй” бүлекчәсендә барлыгы 448 баш савым сыер исәпләнә, бүгенге көндә аларның 342се савыла. Биредә тәүлегенә барлыгы 5050 килограмм сөт җитештерелә, бу - тәүлегенә бер сыерга 13,3 килограмм сөт туры килә дигән сүз. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч артуга бара.
Зәйдә оешма, предприятие, учреждениеләр үзешчәннәре арасында иҗат фестивале дәвам итә. Әлеге фестиваль миниатюра театры, аэробика, нәфис сүз, цирк, хореографик, вокаль, спорт һәм массакүләм номерлар, “дан минуты”на охшаган чыгышлардан гыйбарәт. Ул мәгариф учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында узды инде. Мәдәнии чара хәзер оешма, предприятие, учреждениеләр арасында бара. Алдагы чыгышны тамашачыларга спорт һәм яшьләр эшләре идарәләре үзешчәннәре тәкъдим итә. Шул рәвешле фестиваль агымдагы елның апреленә кадәр дәвам итеп, гала-концерт белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International