Бәйрәм көннәрендә Бигеш авылында дүртенче мәртәбә Тау бәйрәме үтте. Бәйрәмдә 200 гә якын кеше катнашты. Килгән кунакларны кайнар коймак, пилмән, самовар чәе белән каршы алдылар һәм сыйладылар. Төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Халык барлык уеннарда, тау шуу, биюләрдә актив катнашты, рәхәтләнеп бәйрәм итте. Бәйрәмнең спонсоры авылдашлары Шамил Җофар улы Ибраһимов. Бәйрәмгә халыкны бизәлгән атта Хамидуллин Марат, Ваһитов Булат үзенең кар автомобиле белән йөртеп торды.