ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе
28 февральдә Зәй районының Урсай һәм Бохарай авылы җирлекләрендә чираттагы халык җыеннары узды. Халык белән очрашуда Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов, аның урынбасары В.Г. Акатьев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ш.Ф.Хәмидуллин, предприятие, оешма җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләр катнашты. Утырышларда узган елда авыл җирлекләрендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды һәм алдагы елга куелган планнар турында сөйләшү булды. Утырышлар дәвам итә. Бу атнада Яңа Спас, Александр Бистәсе, Иске Маврин һәм Сәвәләй җирлекләрендә шундый очрашулар узачак.
«PROFF-навигатор» проекты кысаларында, Зәй мәшгульлек үзәге белгече 9 нчы мәктәпнең мөмкинлекләре чикле балалары өчен «Яңа вакыт - яңа һөнәр» -дип аталган чара үткәрде. Анда 8-9 сыйныф укучылары катнашты. Белгеч бүгенге көндә нинди һөнәрләргә ихтияҗ зур булуы хакында сөйләде, балаларның булачак һөнәрләрен билгеләү максатында тест үткәрде һәм төрле һөнәр ияләре турында фильм күрсәтте.
Бүген Зәй ГРЭСында хезмәт коллективы очрашуы узды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, “Татэнерго”АҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев һәм Татарстан “Электропрофсоюз” рәисе Хәлим Ахунҗанов катнашты. Разиф Кәримов конференциядә катнашучыларны 2017 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2018 нче елга төзелгән планнары белән таныштырды. Утырышта көн тәртибе буенча, ГРЭС директоры Сергей Токмачев, профсоюз комитеты рәисе Андрей Алчиннар чыгышы тыңланды. “Татэнерго”АҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев үз чыгышында ГРЭС ны модернизацияләү хакында әйтеп үтте.

27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

27 февральдә Зәй-2 микрорайонында халык җыены узды. Җыен башланганчыга кадәр җитәкчеләрнең халыкны кабул итүе, күп санлы сорауларга алдан җавап табу мөмкинлеге бирде. Очрашуда район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов, шәһәр һәм район халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре катнашты. Очрашуны район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов ачты һәм җыенга килүчеләрне 2017 нче елдагы шәһәр социаль - икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2018 елга билгеләнгән перспектив үсеш юнәлешләре белән таныштырды. Шәһәрне төзекләндерү һәм үстерү планы турында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов аңлатты. Җыенда шулай ук “Иске Зәй” торак милекчеләре ширкәте рәисе А.И.Хөснетдинов, эчке эшләр бүлегенең полиция участковые Н.А.Меджидов чыгыш ясадылар. Җыенга йомгак ясап, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов ел дәвамында актив эшләүчеләргә Район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

3-4 март көннәрендә Зәй шәһәренең “Энергетик” мәдәният йортында"Созвездие-Йолдызлык"фестиваленең зона этабы гала-концерты узачак. Билетларны мәдәният йорты кассасында алырга мөмкин. Фестивальдә Зәй, Түбән Кама, Сарман районнары башкаручылары катнашачак. Иң оста башкаручылар 8 нән 12нче апрельгә кадәр көннәрдә «УНИКС» күңел ачу үзәгендә булачак финал ярышларында чыгыш ясаячаклар. Җиңүчеләрнең исемнәрен 13 нче һәм 20 нче апрель көннәрендә Казан шәһәренең«УНИКС» һәм “Пирамида” күңел ачу үзәгендә үтәчәк концертларда игълан итәчәкләр.

Россиядә Дельфий уеннары Россиянең милли Дельфий советы һәм Россиянең төрле шәһәрләрендә эшләп килүче Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары белән берлектә үткәрелә. 2018 нче елда XVII нче Яшьләр Дельфий уеннары 20-25 нче апрель көннәрендә Приморье өлкәсендә (Владивосток шәһәре) үтәчәк. Уеннар 29 номинациядә, барлык Россия төбәкләреннән җыелган талантлы яшьләр һәм балалар катнашында узачак. Уеннар үз эченә фортепиана, балалайкада уйнау, эстрада җыры, заманча һәм халык биюләре, журналистика һәм фотография ясауларны үз эченә ала. Гаризалар тапшыру reg.delphic.ru адресы буенча 28 нче февральгә кадәр кабул ителә. Кызыксындырган барлык сораулар буенча: Әхмәтҗанова Рафина Рафаэлевнага, 8(843)222-81-62 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Дирекциянең элемтә телефоны: (499)502 -74-75, (495)624-14-46,(495)651-54-03.

1 мартта көндезге сәгать 1дән кичке 8гә кадәр Татарстан Росреестры аның вәкаләтләренә кагылышлы сораулар буенча "Бердәм консультацияләр көне" үткәрә. Әлеге чара быел Татарстанда һәм Россия Федерациясенең барлык субъектларында узачак. Зәйлеләр үзләрен кызыксындырган сораулар белән Росреестрның Зәй бүлегенә (Автозавод урамы, 1нче “А” йорты) мөрәҗәгать итә ала.
Бүген хакимияттә Иҗтимагый Советның чираттагы утырышы булды. Утырышта район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев катнашты. Анда 18 нче мартта булачак Россия Федерациясе Президентын сайлаулар белән бәйле мәсьәлә – Зәй шәһәре һәм районы участок сайлау комиссияләренә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан билгеләнәчәк күзәтүчеләргә кандидатуралар тәкъдим итү мәсьәләсе каралды. Көн тәртибе буенча Иҗтимагый Совет сәркатибе О.И.Дубровина чыгышы тыңланды. Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә- 20, районда 44 сайлау участогы исәпләнә. Аларның барысында да ТР Иҗтимагый палатасы күзәтүчеләре булачак. Әлбәттә, күзәтүчеләр закон нигезендә төрле партияләр һәм башка иҗтимагый оешмалардан да булырга мөмкин.

26
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

22-24 февральдә Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тимер аякта шуу буенча республика беренчелегенә (3 нче этап) ярышлар узды. Анда Зәй районының “Яшьлек” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән, 14 катнашучы арасында Ярмөхәмәтова Рамина 1 нче урынга, 22 катнашучы арасында Исправникова Настя 3 нче урынга, 7 катнашучы арасында Степанов Арсений 2 урынга, 19 катнашучы арасында Нөркәева Майя 3 урынга лаек булдылар.

«2016-2020 елларда Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» дәүләт программасын тормышка ашыру максатларында, районда ел саен 23 гыйнвардан 23 февральгә кадәр көннәрдә массакүләм оборона эше айлыгы үтә. Бу эш ДОСААФ белән берлектә төзелеп, район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге раслаган планга нигезләнеп башкарыла. Айлык барышында Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре белән күп санлы очрашулар оештырылды, аларга хуҗалык эшләрендә ярдәм күрсәтелде. Волонтер отрядлары һәйкәл һәм тарихи-истәлекле корылма яннарын төзекләндерүгә зур игътибар бирделәр. Балалар күп санлы фотокүргәзмәләр оештырдылар,спорт ярышларында катнаштылар,туган якны саклау музеенда булдылар, 300 ләп бала “Космос” кинотеатрында Ватанны саклаучылар көненә багышланган фильм карадылар, хәрби-патриотик җыр фестивалендә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International