ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2018 ел
җомга
2 нче мартта районда барлык мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр белән берлектә киңәйтелгән киңәшмә узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Г.З.Габдрахманова, министрлыкның бүлек башлыклары, белгечләр, район мәгариф бүлеге башлыгы С.А.Кузнецов катнашты. Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов алып барды һәм аңа тулы йомгак ясады.

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашында район ветераннар Советының чираттан тыш утырышы булды. Ветераннар Советының эш нәтиҗәләре белән аның рәисе М.С.Хүҗин таныштырды.Татарстан Республикасы Көньяк- Көнчыгыш ветераннар оешмалары кураторы В.И. Самойлов үз чыгышында, Зәй районы ветераннар Советының 2017 елдагы эш күрсәткечләрен югары бәяләде. М.С.Хүҗин эштән китү сәбәпле, конференция карары белән район ветераннар Советының яңа рәисе итеп Н.И.Шипков билгеләнде. Конференция барышында район башлыгы Р.Г.Кәримов, М.С.Хүҗинга үз исеменнән һәм республика ветераннары Советы исеменнән Рәхмәт хатларын тапшырды. М.С.Хүҗин шулай ук, район социаль яклау идарәсе башлыгы Э.Г.Хүҗина һәм шәһәр хәрби комиссарының Мактау хатларына лаек булды.

1 мартта капиталь ремонт ясау программасына кертелгән социаль объектлар тикшерелде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов һәр объектта булды һәм киңәшмә уздырды. Очрашу вакытында эшне башкару вакыты һәм графигы каралды, аны сыйфатлы итеп үткәрү мөһим булуы турында әйтелде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов төзекләндерү эшләре башкарганда хезмәтне саклау буенча сорауларга һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аеруча игътибар итү кирәклеге турында тагын бер кат искәртте.

1
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе
1 нче мартта Зәй районының Яңа Спас һәм Александр Бистәсе авылы җирлекләрендә үткән халык җыеннарында муниципаль район башлыгы Р.Г.Кәримов, аның урынбасары В.Г. Акатьев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, халыкка хезмәт күрсәтү идарәсе һәм хакимиятнең җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Утырышларда узган елда авыл җирлекләрендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, алдагы елга куелган планнар каралды, хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары тапшырылды, күп санлы сорауларга турыдан- туры җавап алу мөмкинлеге булды.
1 мартта район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов район сәүдә үзәге директорлары белән киңәшмә үткәрде. Анда, 2018 нче елда Зәй муниципаль районы территориясендә алкоголь продукциясен сатуны оештыру хакында җитди сөйләшү булды. Очрашу вакытында, кибетләрдә республикада җитештерелгән алкоголь продукциясен сатуда акцияләр үткәрү һәм аның ассортиментына кагылышлы мәсьәләләр каралды.
1-3 мартта Казанда татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Җыенга Россия Федерациясенең 41 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 750 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре киләчәк. Зәйдән анда эшмәкәр Рамил Шәйхразиев белән Карман авылыннан Айрат Әхмәтшинның катнашуы көтелә.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 2018 елны “Ир-атлар сәламәтлеге елы”- дип игълан итте. Аның кысаларында төрле чаралар уздыру каралган. Шуларның берсе буларак 1 марттан «Иреңне тикшерүгә алып кил» акциясе старт алды. Тикшерү узу өчен поликлиниканың 101нче кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Әлеге утырышларның чираттагысы Гүлкин мәдәният йортында чуваш халык йола-бәйрәмнәре темасы буенча узды. Мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина агымдагы елга бурычлар, алда торган эшләр турында сөйләде. Утырышта башлыча сүз авыл мәдәният йортларында узучы яшьләр десанты, 8 Март бәйрәме, Толстой елы турында барды. Гүлкин мәдәният йорты эшчәнлеге буенча чыгыш мәдәният хезмәткәрләрендә кызыксыну уятты. Соңыннан "Палан" чуваш фольклор ансамбле чуваш халык йола-бәйрәмнәрендә яратып башкарылучы җырларны тәкъдим итте.
Агымдагы елның 26 февраленнән 4 нче мартына кадәр көннәрдә республиканың һәр муниципалитетында «Нык гаилә» проекты кысаларында тематик кабул итүләр уза. 1 март көнне районда халыкны кабул итү Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов рәислегендә үтте. Кабул итүдә 9 гаилә катнашты. Очрашу вакытында күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү, ипотека программасына керү, Кара-Елга авылы юлын төзекләндерү кебек сорауларда каралды. Барлык күтәрелгән мәсьәләләр хакимият органнары һәм тиешле хезмәт күрсәтү оешмалары контроленә алынды.

"Ялта-Зәй" Россия чаңгычыларын каршы ала . Бүген – 1 мартта “Ялта-Зәй” спорт үзәгендә чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелеге старт алды. Әлеге узыш агымдагы чаңгы сезонының иң зур ярышларыннан санала, дип яза җирле басма.Аңа Россиянең барлык төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан да чаңгычылар җыелды. Спортчылар чаңгы үзәгендә үзләрен 5/10 чакрымда ирекле, 10/15 чакрымда классик стильдәге узышларда, спринт һәм эстафета ярышларында сынаячак. Шул рәвешле узышлар 6 мартка кадәр дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International