Районда оборона-массакүләм эш айлыгы кысаларында чаралар үтте

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

«2016-2020 елларда Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» дәүләт программасын тормышка ашыру максатларында, районда ел саен 23 гыйнвардан 23 февральгә кадәр көннәрдә массакүләм оборона эше айлыгы үтә. Бу эш ДОСААФ белән берлектә төзелеп, район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге раслаган планга нигезләнеп башкарыла. Айлык барышында Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре белән күп санлы очрашулар оештырылды, аларга хуҗалык эшләрендә ярдәм күрсәтелде. Волонтер отрядлары һәйкәл һәм тарихи-истәлекле корылма яннарын төзекләндерүгә зур игътибар бирделәр. Балалар күп санлы фотокүргәзмәләр оештырдылар,спорт ярышларында катнаштылар,туган якны саклау музеенда булдылар, 300 ләп бала “Космос” кинотеатрында Ватанны саклаучылар көненә багышланган фильм карадылар, хәрби-патриотик җыр фестивалендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International