Зәй-2 микрорайонында халык җыены узды

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

27 февральдә Зәй-2 микрорайонында халык җыены узды. Җыен башланганчыга кадәр җитәкчеләрнең халыкны кабул итүе, күп санлы сорауларга алдан җавап табу мөмкинлеге бирде. Очрашуда район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов, шәһәр һәм район халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре катнашты. Очрашуны район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов ачты һәм җыенга килүчеләрне 2017 нче елдагы шәһәр социаль - икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2018 елга билгеләнгән перспектив үсеш юнәлешләре белән таныштырды. Шәһәрне төзекләндерү һәм үстерү планы турында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов аңлатты. Җыенда шулай ук “Иске Зәй” торак милекчеләре ширкәте рәисе А.И.Хөснетдинов, эчке эшләр бүлегенең полиция участковые Н.А.Меджидов чыгыш ясадылар. Җыенга йомгак ясап, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов ел дәвамында актив эшләүчеләргә Район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International