Район ветераннар Советының утырышы узды

2018 елның 2 марты, җомга
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашында район ветераннар Советының чираттан тыш утырышы булды. Ветераннар Советының эш нәтиҗәләре белән аның рәисе М.С.Хүҗин таныштырды.Татарстан Республикасы Көньяк- Көнчыгыш ветераннар оешмалары кураторы В.И. Самойлов үз чыгышында, Зәй районы ветераннар Советының 2017 елдагы эш күрсәткечләрен югары бәяләде. М.С.Хүҗин эштән китү сәбәпле, конференция карары белән район ветераннар Советының яңа рәисе итеп Н.И.Шипков билгеләнде. Конференция барышында район башлыгы Р.Г.Кәримов, М.С.Хүҗинга үз исеменнән һәм республика ветераннары Советы исеменнән Рәхмәт хатларын тапшырды. М.С.Хүзин шулай ук, район социаль яклау идарәсе башлыгы Э.Г.Хүҗина һәм шәһәр хәрби комиссарының Мактау хатларына лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International