ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2018 ел
сишәмбе
Ел саен Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан башкалабыз Казанда “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” республика бәйгесенә йомгак ясала. Кичә бәйгенең төбәк турларында төрле номинацияләрдә җиңү яулаган биш райондашыбыз - Ольга Дубровина, Энҗе Әхмәтҗанова, Ирина Эсауленко, Гүзәл Хәлиуллина һәм Владислав Тыткин Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашу тантанасында булып кайттылар.
Зәйдә ир- ат командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы зона чемпионаты үтте. Анда республиканың 14 районыннан спортсменнар катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Зәй районы командасы 2 нче урынны алды. Җыелма команданы ярышларга Виктор Шибельбайн әзерләде.
Казанда ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар узды. Анда 2001-2002 нче елларда туган яшүсмер һәм кызлар катнашты. Зәйдән Илназ Латыйпов җиңүче дип табылды. Ләйсән Хүҗина 2 нче урынга лаек булды. 3 нче урынны үз үлчәү берәмлекләрендә Марат Шарипов, Данил Чайка,Иван Ковалев һәм Әлинә Вәлиәхмәтовалар алды.

5
март, 2018 ел
дүшәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Пхенчханындагы XXIII кышкы Олимпия уеннарында катнашкан республика спортчылары белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, спортчыларның теләсә-кайсы җиңүе ил өчен бик мөһим. Ул спортчыларны Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаулары һәм спорттагы осталыкларын күрсәтүләре белән котлады. «Сезнең осталык бәрабәренә фигуралы шуу, чаңгы узышлары, сноуборд республикада яңа күтәрелеш алды. Без сезнең белән горурланабыз», - дип әйтте Татарстан Президенты, спорт осталыкларын күрсәтүләреннән канәгать калып. «Республикада спортның олимпия төрләре, массачыл һәм профессиональ спорт үсешенә зур урын бирелә, спорт инфраструктурасы булдырыла, спортчыларга һәм тренерларга ярдәм күрсәтелә», - диде Рөстәм Миңнеханов. «Сезнең нәтиҗәләр дисциплинагыз, максималь тырышлыгыгыз, тренерлар составының уртак эше, туганнарының һәм якыннарының ярдәме, шулай ук җанатарларның ихлас яратулары аркасында мөмкин булды, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без чын күңелдән сезгә көч биреп тордык. Спортчыларыбызның һәр җиңүе ил өчен бик мөһим. Афәрин сезгә, без сезнең белән горурланабыз». ТР Президенты шулай ук спорт федерацияләре җитәкчелегенә һәм тренерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Җавап телмәрендә Россия Федерациясенең чаңгы узышлары буенча Атказанган спорт мастеры, 23 нче Олимпиаданың көмеш һәм бронза призеры Андрей Ларьков республика җитәкчелегенә һәм тренерларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Җанатарларга да аерым рәхмәт сүзләре җиткерде. Аның сүзләренә Олимпиадада фигуралы шуу буенча команда ярышларының көмеш бүләге иясе Евгения Тарасова да кушылды: «Казанның матурая баруына бик шатбыз, шәһәр киләчәктә дә чәчәк атсын дип телим». Татарстан Республикасы Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев фикеренчә, республикада башкарылган һәр нәрсә илдә тулаем спорт үсешенә ярдәм итә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Олимпия спортчыларына, тренерларга һәм спорт федерацияләре вәкилләренә лаеклы бүләкләр тапшырды: Андрей Ларьковка – «Дуслык» ордены. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләре – Евгения Тарасовага, чаңгы узышлары буенча РФ Атказанган спорт мастеры, Олимпия уеннарының бронза призеры Анна Нечаевскаяга. Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләренә фигуралы шуу буенча РФ Атказанган спорт мастеры, Олимпиаданың көмеш призеры Владимир Морозов һәм сноуборд буенча РФ халыкара класслы спорт мастеры Милена Быкова лаек булды. «Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте өлкәсендә атказанган хезмәткәре» мактаулы исеме Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновка тапшырылды.
Бүген район Советы аппараты җитәкчесе, Югары Пәнәче авылы җирлеге башлыгы М.Х.Туктаров һәм мәдәният бүлеге артистлары Бура - Киртә авылында яшәүче Петрова Анна Михайловнаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Аппарат җитәкчесе юбилярга Россия Президенты В.В.Путин исеменнән җибәрелгән котлау открыткасын һәм район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Анна Петровна үзен олуг юбилее белән котлаучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерде.
15 мартта “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Чапаев урамы,1 нче йортта урнашкан Үзәк китапханә бинасы) сәгать көндезге 3 тән 4 сәгатькә кадәр, Зәй шәһәре депутаты Трошин Антон Александрович кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 8-(85558) 7-30-94
Март бәйрәме якыннашыр көннәрдә “ Тылсымлы әкият” балалар бакчасына йөрүчеләр, музыка белеме бирүче укытучылары Н.А.Бакеева җитәкчелегендә “Шатлык” сәламәтләндерү үзәгендә булдылар. Балалар күрсәткән концерт үзәктә ял итүчеләрнең күңеленә хуш килде.

13 март, сишәмбе көнне Энергетиклар урамы,6 нчы йортта урнашкан “Энергетик”лар мәдәният йортына, җирле халыкны, якын- тирәдә шәхси җирләре булган һәм җирләрне арендага алучыларны, активистлар һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләрен һәм шәхси эшмәкәрләрне «Мәктәп тавы” үзәгенең киләчәге турында сөйләшүгә чакырабыз. Очрашуда катнашучыларның фикерләре һәм тәкъдимнәр төзекләндерү проектын раслаганда искә алыначак. Проект белән алдан ( park.tatar) сайтында танышырга мөмкин. Татарстан Республикасы Җәмәгать пространстволары үсеш программасы.

3-4 мартта Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда балалар һәм яшьләр эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык” телевизион фестивале узды. Яңартылган “Энергетик” Мәдәният сараенда үткән бу фестивальдә район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов катнашты һәм тамашачыларны сәламләп, матур балалар сәнгате бәйрәме белән тәбрикләде, искиткеч талантларның Зәйдә җыелуына шат булуын белдерде, иҗади уңышлар теләде. Бәйгедә Зәй шәһәре һәм районының яшь башкаручыларыннан тыш, Түбән Кама һәм Сарман районнары иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылары, барлыгы 1250 яшь талант иясе үз осталыгын күрсәтте. 3 мартта конкурсның төбәк сайлап алу туры булса, 4 март, якшәмбе көнне, “Энергетик” Мәдәният сараенда өч район талантларының иң яхшы чыгышларыннан торган гала-концерт аншлаг белән узды. “Энергетик” Мәдәният сарае балалар сәнгатен сөюче тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Призлы урыннар алучылар арасында Зәйнең сәнгать коллективлары, аерым башкаручыларның күп булуы аеруча куанычлы булды.

2
март, 2018 ел
җомга
2 нче мартта Зәй районының Иске Маврин һәм Сәвәләй авылы җирлекләрендә чираттагы халык җыеннары булды. Анда муниципаль район башлыгы Р.Г.Кәримов, аның урынбасары В.Г.Акатьев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, халыкка хезмәт күрсәтү идарәсе вәкилләре, участок полициясе һәм хакимиятнең җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Утырышларда узган елда авыл җирлекләрендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды һәм алдагы елга куелган планнар каралды, күп санлы сорауларга турыдан- туры җавап алу мөмкинлеге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International