ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

27 мартта Зәй шәһәре башлыгы Е.В.Недошивина катнашуында Зәй шәһәре даими комиссиясенең бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисад үсеше һәм муниципаль милек мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышы узды. Утырышта 2017 елда башкарылган эшләр турында  Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов сөйләде. Зәй шәһәре бюджеты үтәлеше хакында финанс-бюджет палатасы рәисе В.Э.Шакирҗанова чыгыш ясады.


27
март, 2018 ел
сишәмбе
Шушы көннәрдә «Кояшкай» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре тәрбиячеләре «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә полимәдәни социум шартларында заманча алымнар» темасы буенча региональ семинар уздырылды. Регионыбызның Әлмәт, Алабуга, Сарман, Зәй шәһәрләреннән тәрбиячеләр чакырылган иде. Семинарда методик әдәбият, кулланмалар, уеннар, төрле дөнья халыклары киемнәреннән булган курчаклар күргәзмәсе оештырылды. Тәҗрибәле тәрбиячеләр дәресләр күрсәттеләр, тәрбияләнүчеләр төрле сәхнә киемнәреннән чыгыш ясадылар. Катнашучылар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм алдагы эшкә бик күп белемнәр алдылар. Семинарда барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды.
Шушы көннәрдә Чаллы шәһәрендә 12-13 яшьлек яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча турнир үтте. Ярышлар А.Улеев истәлегенә оештырылды. Турнирда 12 командадан 167 кеше катнашты. Көрәшчеләр арасында Удмуртия, Башкортстан һәм Татарстан республикасы көрәшчеләре бар иде. Үз авырлык үлчәмендә (62кг.) “Зәй” спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Виктор Корнилов, 10 көрәшчене җиңеп алтынга лаек булды.
“Ачык Татарстан” парталы республикада яшәүчеләр арасында үз шәһәреңдә төзекләндереләчәк объектны билгеләп, шуның өчен тавыш бирүне сорый. Исемлеккә 2019 елда төзекләндереләчәк парклар, урамнар, яр буйлары, мәйданчыклар кертелгән. Республикада яшәүче һәр гражданин иң уңышлы дип тапкан урынны күрсәтеп, шул объект буенча үзенең шәхси фикерен белдерегә мөмкин. Тавыш бирүдә катнашу бик җиңел, моның өчен Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре парталында теркәлү мөһим. Мөрәҗәгать итү өчен нигезләмә: https://open.tatarstan.ru/polls/poll/318ca4ee-1151-11e8-bf7b-005056a75f84/?show_results=false Шәһәребез тормышында актив булыйк!
29 мартта сәгать 10.00-11.00 сәгатькә кадәр вакыт эчендә, Россия Федерациясе Росреестр җитәкчесе- Россия Федерациясенең икътисад үсеше буенча министр урынбасары Виктория Абрамченкога үзегезне кызыксындырган сораулар буенча 8 800-200-09-09 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз. Россиянең барлык төбәкләреннән шалтыратулар бушлай кабул ителә. Мөрәҗәгатьләрне zavtrak@rg.ru электрон почтасына һәм шулай ук : 8 499 257 58 92 факс номерына да юлларга мөмкин.

26
март, 2018 ел
дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов катнашында авыл җирлекләрендә үтүче халык җыеннары вакытында куелган бурычлар һәм бирелгән сорауларның үтәлеше буенча киңәшмә үтте. Анда предприятие, оешма,торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчеләре, Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары чакырылган иде. Киңәшмә барышында бер генә мөрәҗәгать һәм тәкъдимдә игътибарсыз калмады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов киңәшмәдә катнашучыларга башкарылачак эшләргә җаваплы карарга һәм барлык мәсьәләләрне кыска вакыт эчендә хәл итәргә кирәклеге хакында тагын бер кат искәртте.
Бүген хакимиятнең зур залында Зәй шәһәре урынбасары Е.В.Недошивина катнашуында Зәй шәһәренең социаль политика, мәгариф, сәламәтлек һәм мәдәният мәсьәләләре буенча даими комиссиясе утырышы булды. Көн тәртибе буенча 6 мәсьәлә каралды. Утырышта Туган якны саклау музее директоры Р.М.Иванова, район үзәк дәваханәсенең балалар табибы Г.М.Абрамов, физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.А.Смиронов, ЗАГС бүлеге башлыгы Г.И.Вәлишина, мәгариф бүлеге башлыгы С.А.Кузнецов һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Е.В.Андрееваларның чыгышы тыңланды.
Бүген хакимияттә Зәй муниципаль районы Яшьләр иҗтимагый палатасының утырышы булды. Утырышта район башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.Г.Акатьев, район Советы аппарат җитәкчесе Н.Л.Шакирова, депутатлар-даими комиссия әгъзалары катнашты. Анда Яшьләр иҗтимагый палатасының составы яңартылды, палата рәисе итеп кабаттан Р.С Аладышкин, аның урынбасары итеп Н.А.Алчина һәм сәркатибе итеп А.А.Обуховалар сайланды. Алдагы утырышта Яшьләр иҗтимагый палатасының составы расланган иде инде. Ул 9 кешедән тора. Алар арасында тагын предприятие, оешма җитәкчеләре, депутатлар һәм иҗтимагый оешма вәкилләре дә бар.
26 мартта 15-19 сәгатьтә кадәр хокук саклау органнары хезмәткәрләренең хокук бозу гамәлләре һәм сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлы мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак. Кабул итүне Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Зәй районара тикшерү бүлеге тикшерү идарәсе җитәкчесе Исмәгыйлов Р.Х. алып бара.Кабул итү: Зәй шәһәре, Казанская урамы, 8 нче йортта булачак. Кабул итүгә 8(85558)7-18-65 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.Г.Акатьев Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина катнашуында Зәй муниципаль районы Советының балалар һәм яшьләр эше, аларны яклау һәм яшьләр политикасына кагылышлы мәсьәләләр буенча Зәй районы Советы һәм Зәй шәһәре даими комиссияләренең берләштерелгән утырышы узды. Анда гражданнарны армияга әзерләү, 9 нчы физик мөмкинлекләре чикләнгән мәктәпнең эшчәнлеге һәм анда укуган балаларны эшкә урнаштыру, Зәй муниципаль районы каршында эшләп килүче Иҗтимагый яшьләр палатасының составын раслау һәм башка мәсьәләләр каралды. Утырышның көн тәртибе буенча хәрби комиссар А.Ф.Әгъләмҗанов, балалар һәм яшләр эше идарәсе башлыгы Л.Г.Федотова, 9 нчы мәктәпнең директор урынбасары И.В.Задавина һәм даими комиссия рәисе, Александр Бистәсе җирлеге башлыгы Л.Г.Варгановалар чыгышы тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International