Зәйдә эшсез гражданнарга психологик ярдәм итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтелде

2018 елның 14 апреле, шимбә
13 апрель көнне Зәй мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнарга психологик ярдәм итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү кысаларында “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгечләре тренинг - шөгыльләр оештырдылар. Әлеге чараның максаты - эшсезләрнең эшкә урнаша алмау мәсьәләсендәге төп проблемаларын ачыклау, психологик проблемалар актуальлеген киметү, алга таба алар арасында хезмәткә тартылуны, эш урыннары эзләүне активлаштыру. Чарада 7 кеше – пенсия алды яшендәге һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле гражданнар катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International