Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә хуҗалыклар кыр эшләренә ныклы әзерлекле
2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе
12 нче апрельдә район башлыгы Разиф Кәримов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, «Агрокөч-Төркем» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, «Агрокөч» АҖ холдингы генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге һәм белгечләре катнашында техникаларның барлык системалары каралды. Эш барышында тормоздан башлап идарә итү механизмнары, сигнал бирү төзеклеге тикшерелде, машина-трактор паркы, хезмәтне саклау һәм орлыклык материал һ.б.лар торышы күздән кичерелде. Гомумән, әлеге уңайдан эшчәнлек 40 балл системасы буенча бәяләнде. “Язгы кыр эшләренә, елдагыча, район техника, машина-трактор парклары ныклы әзерлекле. Быел да зәйлеләр мөһим кампанияне бик яхшы әзерләнеп каршылый. Машина-трактор паркларының яңа заманча куәтле техникалар белән тәэмин ителеше дә куандыра”-диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов зәйлеләрнең эшенә бәя биреп. Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов, механизаторлар алдында хисап тотып, район буенча тупланган орлыклык, ягулык-майлау материаллары, ашлама, яңа техникалар белән тәэмин ителеш, көзге культураларны тукландыру буенча мәгълүмат бирде, стимуллаштыру максатыннан кызыксындыру чараларын бәян итте. Чәчү эшләрен берьюлы алып барып, бу чорда бердәм эшләү, кыскасы, узган елгы уңыш күрсәткечләрен быел да кабатлау кирәклеген ассызыклады. Аның чыгышын Фәнис Газетдинов, Владимир Егоров, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, “Зәй шикәре” агрофирмасы директоры Фоат Камалиев тулыландырды. Язгы кыр эшләре – үтә мөһим чор, аны борчуларсыз һәм имин, вакытында һәм сыйфатлы башкарырга язсын.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Район башлыгы авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар, Россельхозцентр белгечләре белән көзге бодай кырларына минераль ашламалар кертүнең барышын тикшерделәр.
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Пасха бәйрәме белән котлавы
Кадерле зәйлеләр, хөрмәтле православие динендәгеләр!
«Җир - безнең уртак йортыбыз»
Аксар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең уртак йортыбыз» девизы астында экологик чара үткәрелде.
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимият бинасының зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының җиденче утырышы һәм бишенче чакырылыш Зәй муниципаль шәһәре Советының алтынчы утырышы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз