Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Р.Г. Кәримов Бөек Җиңү көне белән тәбрикли
2018 елның 9 мае, чәршәмбе
Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән котлыйм. Илебездә Бөек Ватан сугышы афәте кагылмаган бер генә йорт, бер генә гаилә бар микән?! Бүген Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә һәркем ниндидер бер дулкынлану хисе кичерә. Безнең һәркайсыбыз тетрәнү, күз яшьләре белән бу бәйрәмне каршылый, Ватан өчен яу кырында башларын салганнарны искә ала. Бөек Ватан сугышы елларында 11 меңнән артык зәйле фронтка киткән, шуларның 7410сына туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмый. Ветераннарыбызның сафы сирәгәеп бара. Бөек Җиңүнең 73 еллыгын барлыгы 24 сугышта катнашучы каршы ала. Без аларны кайгыртырга, хөрмәт һәм игътибар күрсәтергә бурычлы, тыл хезмәтчәннәрен, сугышта катнашучыларның тол хатыннарын, гомумән, Җиңү таңын якынайтуга үзеннән өлеш керткән һәркем зурлауга лаек. Безнең бурычыбыз - солдатларыбыз-җиңүчеләр яулап алган тыныч, имин тормышны саклау, әлеге бәйрәмнең ватанпәрвәрлек әһәмиятен югалтмау. Сезгә чын йөрәктән ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгызга шатланып яшәвегезне телим! Язгы кояш җылысы сезгә бәйрәм кәефе бүләк итсен, ә якыннарыгызның мәхәббәте һәм кайгыртуы йөрәкләрегезне җылытсын. Бәйрәм белән, кадерле ветераннар! Бөек Җиңү көне белән!
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
30
апрель, 2026 ел
Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышлары узды
Бүген хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре Советларының уртак утырышы булды.
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз