Зәйнең «Энергия» стадионында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан традицион эстафета ярышлары узды

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Зәйнең «Энергия» стадионында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан йөгерү буенча традицион эстафета ярышлары узды. Зәйдә мондый ярышлар беренче мәртәбә 1968 елда үткән. Ярышны тантаналы төстә ачуда район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе С.В. Максимов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В.Чапков һәм физкультура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Р.Р.Мәвләвиевлар катнашты. Анда120 ләп кеше узышты. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче төркемдә 2, 3, 4, 5, 6, 7, татар гимназиясе, икенче төркемдә ГРЭС, “Мефро уилз Руссия-Зәй заводы”, шикәр заводы, өченче төркемдә җыелма командалар җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International