Зәй табибы Григорий Абрамов: "Ел табибы-Ак чәчәкләр-2018" бәйгесе җиңүчесе

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе
7 нче июендә Казанның "Пирамида" сараенда "Ел табибы-Ак чәчәкләр-2018" бәйгесенә йомгак ясау тантанасы узды. Тантаналы чарада район башлыгы Р.Г. Кәримов, районның баш табибы Р.Р. Әмиров, педиатрия бүлеге табиб-педиатры Г.М. Абрамов катнашты. “Беренчел звенода иң яхшы табиб" номинациясендә җиңүгә Зәй үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлеге табиб-педиатры Григорий Абрамов иреште. Җиңүчеләрне Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков котлады. Ул, республика бәйгесе кысаларында, иң яхшы табибларны, һөнәренә намус белән караучыларны хөрмәтләү күркәм традициягә әйләнгәнен билгеләп узды. Зәй районында табиб Григорий Абрамовны белмәгән кеше юк. Ул төрле авырулар, аларны кисәтү турында телевизион тапшыруларда да чыгыш ясый. Зәйлеләр дә Г. М. Абрамовны ихлас күңелдән котлыйлар һәм аңа яңа һөнәри уңышлар телиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International