Транспортка техник күзәтү уздыру тәртибенә үзгәрешләр кертелде

2018 елның 8 июне, җомга
2018 елның май аеннан Россиядә “Транспорт чараларын тикшерү” турындагы Законга тагын үзгәрешләр керде. Хәзер техниканы караучы операторлар, транспорт чарасы куркынычсызлык нормаларына туры килмәсә дә, диагностика картасын кире бирергә бурычлы. Әмма бу хакта картада искәртмә язылырга тиеш. Хәзер һәр субъект техник тикшерү узу бәясен үзе куя һәм аның үтәлүен контрольдә тота ала. Машина тәрәзәләренә төсле пленка ябыштыру рөхсәт ителми, автомобильдә ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен аптечка һәм ут сүндергеч булу мәҗбүри шарт. Машина конструкциясенә техник регламент таләпләренә туры килмәгән үзгәреш кертүчеләргә диагностика картасы бирелми. Кышын транспорт чарасының барлык тәгәрмәчләре шиплы булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International