8 меңнән артык зәйле “Татарстан кроссы- 2018” акциясендә катнашты

2018 елның 15 сентябре, шимбә
15 сентябрьдә Зәй муниципаль районында “Милләтләр кроссы” Бөтенроссия йөгерү көне һәм “Татарстан кроссы – 2018” спорт чарасы кысасында, массакүләм ярышлар узды. Әлеге чарада мәктәп укучылары белән беррәттән, теләге булган һәркем катнаша алды. “Татарстан кроссы – 2018” районда спорт чараларына карата кызыксындыруны арттыруга, сәламәт яшәү рәвешенә өндәүгә, зәйлеләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә чакыруга юнәлдерелгән. Гадәттәгечә, быел да йөгерергә яратучылар Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе янында җыелды. Акцияне ачу тантанасында аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов сәламләп, уңышлар теләде. Беренчеләрдән булып старт сызыгына тынгысыз пенсионерлар басты. Алардан соң мәктәп укучылары, политехник көллият студентлары, укытучылар, тәрбиячеләр, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре йөгерде. Район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре сафы башында район башлыгы вазифаларын башкаручы В.Г. Акатьев белән башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Хафизов торды. Шәһәр предприятие һәм оешмалары да милләтләр кроссында актив катнаштылар.”Энергия” стадионында алдан килүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Акциядә катнашучылар физкультура һәм спорт идарәсе дипломнары һәм истәлекле бүләкләргә ия булды. Авылларда яшәүчеләр акциягә үз җирлекләрендә кушылдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International