Бүген Урта Пәнәче авылында кече авыл көне узды.

2018 елның 14 сентябре, җомга

Зәй муниципаль районында кече авыл көне уздыру күркәм традицияга әйләнде. Бүген шундый бәйрәм Югары Пәнәче авылы җирлегендә урнашкан Урта Пәнәче авылында үтте. Бәйрәмгә җыелган авыл халкын җирлек башлыгы М.Х. Туктаров котлады һәм аларга иң изге теләкләрен җиткерде. Җыенга җыелган халык өчен Югары Пәнәче авылы Башкарма комитеты хезмәткәрләре көче белән күп төрле кызыклы уеннар оештырылган иде. Район мәдәният йорты артистларының чыгышы авыл халкының күңеленә аеруча хуш килде. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, көнкүрештә килеп туган хәл ителәсе мәсьәләләре хакында сөйләште,фикер алышты.Бәйрәм бик күңелле үтте. Авыл халкы оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International