Инде 3нче атна Зәй районы басуларында зур оешканлык белән шикәр чөгендере казу бара. 16 куәтле комбайн һәм 4 төягеч көнне- төнгә ялгап эшлиләр. Комбайннарның барысына да икешәр тәҗрибәле механизатор беркетелгән, бу - эшне ике сменада оештырырга мөмкинлек бирә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 14 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, барлыгы 2450 гектар мәйданнан 100695 тонна татлы тамыр казып алынган. Бу - барлык мәйданның 26,6 проценты дигән сүз. Уртача уңыш гектарыннан 411 центнер тәшкил итә. Гектарыннан 500 центнер күрсәткече белән “Зәй” агрофирмасы алдынгылыкта бара.