ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов агрофирма җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә хуҗалыкларга чыгып, сөт җитештерүнең торышы, туфрак эшкәртү, көнбагыш һәм силос өчен кукуруз җыю, шикәр чөгендере казу барышы белән танышты. Бүгенге көндә район буенча тәүлегенә 79 тонна сөт савыла, бер сыердан уртача савым 14,7 кг тәшкил итә. Шикәр чөгендере 6300 гектарда алынган. Бу - барлык мәйданның 68,5 проценты дигән сүз. 258930 тонна шикәр чөгендере җыеп алынып, уртача уңыш гектарыннан 411 центнер тәшкил итә. Район җитәкчеләре һәр объектта агымдагы эш барышы турында фикер алыштылар. Р. Г. Кәримов эш башкару срокларын һәм технологияләрен үтәүгә аерым игътибар бирергә кушты.
1 октябрь көнне " Энергетик» мәдәният сараенда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Яраткан кинолента сюжетлары буенча» дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев бәйрәм кунакларына җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Бәйрәмдә өлкән буын активистларын бүләкләделәр. Республиканың күрше шәһәрләреннән килгән артистлар: Людмила Гатауллина, Батыр Сабиров чыгышлары бәйрәмнең бизәге булды. Шулай ук «Энергетик» мәдәният сарае солистлары һәм ансамбльләре: ветераннар хоры, «Магия», «Улыбка», «Каприз», «Русская душа», Иван Чебаков, җирле шагыйрә Надежда Семеновна Чепурная, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Александрович Шамов шәһәр һәм район пенсионерларына үзләренең иң яхшы әсәрләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмдә 500дән артык кеше катнашты.
1 октябрьдә хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов тренерлар составы һәм көрәшчеләр белән очрашты. Очрашуда Зәй муниципаль районында билбау көрәше буенча Россия чемпионатын уздыру мәсьәләләре, милли көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә, Федерация Кубогына ярышларда егетләр җыелма командасының чыгышы йомгаклары һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәрләре көненә багышланган Көрәш буенча республика ярышларына әзерлек турында сөйләштеләр.
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәгендә тантаналы чара узды. Бәйрәмгә биредә озак еллар хезмәт куйган ветераннар чакырулы иде.

1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе
2018 елның 5 октябрендә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен «кайнар линия» ачылачак. Гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга һәм аларны кызыксындырган барлык сорауларга тулы мәгълүмат алырга, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре ярдәм итәчәк. "Кайнар линия» телефоны: 8 (843) 236-00-71.Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина хәзерге вакытта үзәк район хастаханәсенең төрле бүлекләрендә дәвалау курсы үтүче өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар. Район җитәкчелеге тарафыннан әнә шундый игътибарга 80 кеше лаек булды. Хастаханәдә булуларына карамастан, өлкәннәр район башлыгын шат йөз белән каршы алдылар. Разиф Кәримов аларның хәлләрен белеште һәм тизрәк савыгуларын теләде, бәйрәм уңаеннан һәр пенсионерга азык-төлек пакеты тапшырды. Шунысы куанычлы, районда 1октябрь- Өлкәннәр көнендә стационар дәвалауда булган пенсионерлар янына бару күркәм традициягә әверелде. Өлкәннәр өчен бүләктән дә бигрәк игътибар кадерле. Яхшы сүз- җан азыгы.

Олыгаю чорының барлык мәшәкатьләрен искәрткәндәй, табигать төрле-төрле төсләргә бизәлгән бер мәлдә Өлкәннәр көнен билгеләп үтү бик тә табигый. Бу чор үзен акрын гына сиздереп, һәр кешенең гомер көзләрен якынайта. Аны икенче төрле зирәк кешеләр бәйрәме дип тә йөртәләр. Өлкәннәр көне алдыннан Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда “түгәрәк өстәл” артында очрашу үтте. Очрашуга музей ветераннары һәм анда эшләүчеләрнең әти-әниләре чакырылды. Өлкәннәр өчен музей буйлап экскурсия оештырылды, аннан соң алар чәй өстәле артында, борчу-мәшәкатьләрдән арынып, бер-берсе белән аралашты, төрле бәйгеләрдә катнашты. Чара котлаулар, күңелдә уелып калган кызык¬лы хәлләр, хатирәләр белән үрелеп барды.
Бүген иртәнге с.9да Зәйнең шартлау булган Никифоров урамының 71нче йортында фатир хуҗаларына ачкычлар тапшыру башланды.
Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре! Сезне чын күңелдән зирәклек һәм шәфкатьлелек бәйрәме – Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Бу көнне без сезгә фидакарь хезмәтегез, кешелеклелек һәм зирәклек кебек сыйфатларыгыз өчен хөрмәтебезне һәм рәхмәт сүзләрен белдерәбез. Сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән, илебез бәйсезлеге өчен көрәшкән, сугыштан соңгы авыр елларда илебезне торгызуга өлеш керткән ветераннарыбызга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Без сезнең сабырлыгыгыз алдында баш иябез, һәрвакыт сездән үрнәк алабыз. Сез шулай ук әхлакый-рухи кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучы да, үсеп килүче яшь буынга терәк һәм ышанычлы ярдәмчеләр булып торасыз, һәркемгә булышырга тырышуыгыз һәм төпле киңәшләрегез безгә тормышта ярдәм итә. Шунысы куанычлы, сезнең күпләрегез әле бүген дә безнең белән бер сафта, яшь буынны патриотизм, югары әхлак идеаллары рухында тәрбияләргә ярдәм итәсез, балаларыгыз һәм оныкларыгызда үз үрнәгегездә хезмәт сөючәнлек, рух ныклыгы кебек сыйфатлар тәрбиялисез. Районның җәмәгать һәм мәдәни тормышында актив катнашуыгыз сезгә карата хөрмәт уята. Лаеклы ялдагыларны, яшенә карамастан хезмәтен дәвам итүчеләрне – барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Иң ихлас теләкләремне кабул итегез –һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тынычлык һәм иминлек телим. Сезнең тормышта күңелле вакыйгалар күбрәк булсын, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның яратуын һәм кайгыртуын тоеп яшәгез.
30 сентябрь көнне "Энергия" стадионында спорт ветераннары арасында Зәй шәһәрендә "Күн туп" ярышларының 50 еллыгына һәм өлкәннәр көненә багышланган очрашу булып узды. Ветераннарга сәламләү сүзе белән Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе С. В. Максимов мөрәҗәгать итте. Һәр катнашучыга истәлекле медальләр һәм статуэткалар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International