Хуҗалар фатирларына кайтты

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе
Бүген иртәнге с.9да Зәйнең шартлау булган Никифоров урамының 71нче йортында фатир хуҗаларына ачкычлар тапшыру башланды. Шәһәрнең “Форвард” ҖЧШ генподрядчысы субподрядчылар булган Әлмәт төзүчеләре көче белән 17 фатирда төзекләндерү үткәреп, аларны салкыннар башланганчы кереп урнашырлык итеп өлгерттеләр. Торак-коммуналь хуҗалыгыннан махсус комиссия һәр фатир хуҗасы белән сөйләшеп, аларны борчыган сорауларны язып алды, бу мәсьәләләр якын арада хәл ителәчәк, ә тулысынча канәгать булганнар белән кабул итү акты төзелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International