Зәй көрәшчеләре ТР беренчелегендә грек-рим көрәше буенча җиңүчеләр арасында
2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Урыссу бистәсендә 2002-2003 елгы егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелеге узды. Ярышларда «Зәй " балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Алар арасында беренче урынны 45 кг. авырлык үлчәмендә Маврин Артур, икенче урынны 65 кг. авырлык үлчәмендә Зотов Иван алды. Гомумкоманда зачетында Зәй районы командасы 5 нче урынны яулады.