Зәйдә алимент түләүләре буенча кабул итү үткәреләчәк

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Агымдагы елның 15 гыйнварында шәһәрдә алимент түләүләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итүләр үткәрелә. Биредә үк алимент түләүләрен закон нигезендә башкарту буенча гаиләләргә аңлатмалар биреләчәк, документлар тутыру тәртибе өйрәтеләчәк. Кабул итүләр Крупская урамы, 6нчы йорт адресы буенча урнашкан хакимият бинасының киңәшмәләр залында кичке сәгать 4тән 6га кадәр оештырыла. Гражданнарны кабул итүдә составына суд приставлары хезмәте, опека һәм попечительлек бүлеге, мәшгульлек үзәге, полиция, прокуратура, хакимият һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре кергән комиссия белгечләре катнашачак. Кабул итүгә алдан язылу эш сәгатьләрендә (8-85558) 7-07-66, 3-41-31 телефоннары буенча башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International