Февраль аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе
13 февральдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә (http://www.kazanexpo.ru) «2018 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының эш йомгаклары һәм 2019 елга үсеш бурычлары»темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак. Коллегия утырышы республикада 13-15 февральдә «Татагрофэкспо» күргәзмәсе кысаларында узачак. Күргәзмәдә катнашу мәсьәләләре буенча (843) 221-76-73 телефоны буенча оештыру эшләре һәм социаль үсеш бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чарага аккредитация мәсьәләләре буенча массакүләм мәгълүмат чараларына (843) 221-76-21 телефоны буенча ведомство матбугат хезмәтенә 8 февральгә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International