Зәйдә белем бирү оешмаларының эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

2019 елның 19 марты, сишәмбе

2019 елның 19 мартында хакимиятнең зур залында Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов җитәкчелегендә, районының гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм балалар бакчалары мөдирләре белән берлектә киңәйтелгән киңәшмә узды. Утырышка чакырылган Эчке эшләр министрлыгының участок уполномоченныйлары башлыгы урынбасары В.Н. Попов район мәгариф учреждениеләренең террорчылыкка каршы яклануын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар турында, «Мәктәп туклануы» ҖЧҖ генераль директорының җитештерү һәм сыйфат буенча урынбасары Г.Н. Мартынова «Мәктәп туклануы»ҖЧҖ комбинаты белгечләре башкарган эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Аннары гомуми белем бирү оешмаларында эшчәнлекне комплекслы өйрәнүгә, 2019 елның 18 мартында укучылар арасында үткән II Спартакиадага, 2018-2019 уку елында педагогларның һөнәри конкурсларда катнашуына һәм олимпиадаларга йомгак ясалды. Мәктәп укучыларының фән олимпиадаларына әзерлеге белән Кече фәннәр академиясе җитәкчесе Н.Л.Шакирова таныштырды. “Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе” директоры Л.С.Әхмәтҗанов мәктәпләрдә укучыларны олимпиадаларга әзерләү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.В. Чапков һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Г.Х. Зинурова үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International