Районда түләүсез юридик ярдәм көне узды

2019 елның 19 марты, сишәмбе
2019 елның 19 мартында «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә түләүсез юридик ярдәм көне узды. Кабул итүне пенсия фонды, суд приставлары бүлеге, БТИ, нотариус һәм адвокат алып барды. Белгечләргә барлыгы 15 кеше мөрәҗәгать итте. Шәһәр һәм район халкы пенсия белән тәэмин итү, мирасны рәсмиләштерү, башкарма производстволар буенча түләүләр, балконны законлаштыру, сәүдә урынын сүтү тәртибе турында сораулар белән мөрәҗәгать итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International