Зәйдә авыл хуҗалыгы формированиеләренең чираттагы киңәшмәсе узды

2019 елның 19 марты, сишәмбе
19 мартта муниципаль район Башлыгы вазыйфаларын башкаручы В. Г. Акатьев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ф. Т. Камалиев, сөт-товар җитештерү комплекслары җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре катнашында чираттагы тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында терлекләрне кышлатуның барышы, сөт җитештерүендә технологик процессларны алып бару, җитештерү күрсәткечләрен үтәү белән таныштылар, механик остаханәләрне, машина-трактор паркын карадылар. Бүгенге көндә җитештерү комплексларының барлык бүлекчәләрендә быел чәчү эшләрендә катнашучы авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру һәм комплектлау эше бара. Шулай ук тракторларны Дәүләт техник тикшерүенә әзерләүгә керештеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International