15 апрельдән 22 апрельгә кадәр Зәй районында «Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе узачак. Акция ел саен уздырыла һәм бөтен Россия буенча 1997 елдан башлап үткәрелә. «Бөтенроссия акциясе» атнасы кысаларында күп кенә иҗтимагый-файдалы чаралар һәм акцияләр планлаштырылган. Атна дәвамында районның авыл җирлекләрендә яшәүче күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен китаплар, уенчыклар җыю оештырыла. 15нче апрельдә «Космос» кинотеатрында авыр тормышта яшәүче балалар өчен бушлай сеанс карау булачак. 16 апрельдә -район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә дәваланучы балалар өчен чаралар оештырылачак. 17 апрельдә - волонтерларның яшьләр сәясәте учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр белән очрашуы үтәчәк.18 апрельдә чыршы үсентеләрен төзекләндерү буенча экологик акция планлаштырыла. 19 апрельдә – «Яхшы стартлар» - оештырылачак, анда сәламәтлекләре чикләнгән балаларның спортның төрле төрләрендә катнашуы көтелә. 22 апрельдә-кан тапшыру буенча «Тормышны озайттылар» акциясе үтәчәк. 25 апрельдә - «Язгы игелек атнасы»н ябу буенча түгәрәк өстәл янында очрашу булачак.
Бүген Казан Ратушасының колонналы залында «Татарстан Республикасы елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында катнашучыларны һәм призерларны бүләкләү тантанасы уза. Әлеге чарада Зәй районы вәкилләре - «35 квартал» территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Зәбирова Румия Шәрәфетдин кызы, Зәй шәһәре башлыгы урынбасары, шәһәрдә территориаль иҗтимагый үзидарәләр мәсьәләләрен алып баручы Елена Владимировна Недошивина катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча Румия Зәбирова шәһәрне төзекләндерүгә юнәлдерелгән Грант алды.
14 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә 2007 елгы һәм аннан яшьрәк арасында өстәл теннисы буенча Бөтенроссия турниры узды. Муханова Анна кул астында шөгыльләнүче 2007 елда туган Красильникова Алена 3 нче урынны яулады.
Атна дәвамында спорт-сәламәтләндерү комплексында «Сәламәтлек – 2019» спартакиадасы исәбенә предприятие, оешма һәм учреждениеләрнең ир-ат командалары арасында волейбол буенча шәһәр беренчелеге узды: 9 апрельдә: мәгариф идарәсе – ТЕХНО 2: 0, ДИНАМО-Үзәк район хастаханәсе 2: 0; 10 апрельдә: ДИНАМО-Тамерлан 2:0, ГРЭС – Аккурайд 2:0 исәбенә уйнадылар. 11 апрельдә Аккурайд – Тамерлан һәм ГРЭС-ДИНАМО командалары арасында 3-4 нче урыннар өчен финал уеннары узды. Нәтиҗәләр буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын ГРЭС, 2 урын ДИНАМО, 3 урын Аккурат, 4 урын Тамерлан.