Район мәдәният йорты автоклуб хезмәткәрләре татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган очрашу үткәрделәр

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Поповка авылы мәдәният йортында район мәдәният йорты муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе автоклуб хезмәткәрләре тарафыннан, татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Тукай авыл буйлап сәяхәттә" дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Чара бөек шагыйрьнең биографиясе, балачагы, тормышы һәм иҗаты турында сөйләүдән башланды. Чара барышында экранда Габдулла Тукай фотолары белән видео-презентация дә күрсәтелде. Бәйрәм дәвамында тамашачылар өчен шагыйрьнең шигырьләре укылды, шулай ук автоклуб артистлары тарафыннан музыкаль номерлар башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International