"Язгы игелек атнасы-2019" Бөтенроссия иреклеләр акциясен үткәрү кысаларында Сәвәләй урта мәктәбе базасында "Игелекле җир" дигән сыйныфтан тыш чара үткәрелде

2019 елның 23 апреле, сишәмбе
22 апрель көнне "Язгы игелек атнасы-2019" Бөтенроссия иреклеләр акциясен үткәрү кысаларында Сәвәләй урта мәктәбе базасында химия һәм биология укытучысы С.Д. Рыбак, 9-11 сыйныф укучылары өчен "Игелекле җир" дигән сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Анда барлыгы 19 укучы катнашты. Чараның максаты укучыларны авыл җирлегендә яшәү өчен кирәкле социаль тирәлекнең үсеш мөмкинлекләре, экологик эшчәнлек белән таныштыру, авыл җиренең яшәү мохитен күрсәтү иде. Чара барышында укучылар «Экоавыл»мини-проектын башкардылар. Алар үзләренең уй-теләкләрен рәсем аша күрсәттеләр һәм катнашучылар алдында үз идеяләрен презентацияләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International