ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе
Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре, ветераннар! Сезне ихлас күңелемнән зирәклек һәм шәфкатьлелек бәйрәме – Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм.

30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында муниципаль район Советы рәисе Р. Г. Кәримов катнашында өченче чакырылыш Зәй муниципаль район Советының кырык сигезенче утырышы узды. Совет утырышының көн тәртибенә 8 мәсьәлә кертелгән иде.
27 сентябрь көнне Зәй районы Үзәк китапханәсенең уку залында 2 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары өчен «Һөнәрләрнең күпкырлы дөньясы» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү сәгате узды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл эшкуарлары «Яшь Россия эшкуары 2019» Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар.
Бүген хакимиятнең кече залында муниципаль район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашында законлылык, регламент, җирле үзидарә, депутат этикасы һәм бюджет-финанс, икътисади үсеш, муниципаль милек мәсьәләләре буенча даими депутат комиссияләренең утырышлары узды.
1 октябрьдән Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә, өлкән яшьтәге гражданнарга кирәкле ярдәм күрсәтү, кызыксындырган сораулар буенча консультация уздыру максатыннан, “Кайнар элемтә” телефоны эшли башлый.
Зәйнең спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар арасында волейбол буенча ярышлар үтүе турында хәбәр иткән идек.

29
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе
28 сентябрьдә “Йолдызлык” муниципаль балалар ял лагеренда яшьләр эшләре идарәсе туристлык слеты оештырды.

28
сентябрь, 2019 ел
шимбә
28 сентябрьдә “Зәй” агропромышленность паркы территориясендә беренче көзге ярминкә үтте.
Узган җомга кичен яшьләр көтеп алды, чарага ныклап әзерләнде. Бу көнне эшче яшьләребез арасында КВН уеннары үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International