ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе
16 октябрьдә 7 нче гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында «Сәламәтлек-2019» Спартакиадасы исәбенә оешма һәм учреждениеләрнең хатын-кызлар командалары арасында баскетбол буенча шәһәр беренчелегенең финал уеннары узды.

19
октябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Зәй муниципаль районы Дөньякүләм «Татарча диктант» белем бирү акциясенә кушылды. 4нче урта гомуми белем мәктәбе мәйданчыгында 100дән артык кеше катнашты. Акциянең  максаты: татар әдәби телен куллану һәм татарча дөрес язуга игътибарны арттыру, телгә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Бүген район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов Икътисади советның чираттагы утырышын үткәрде.

18
октябрь, 2019 ел
җомга
Бүген хәрби комиссариатта район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, «Зәй РҮХ» ДАССО, мәгариф идарәсе, Мәшгульлек үзәге, РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ветераннар Советы һәм бүлеге вәкилләре катнашында чакырылыш комиссиясе узды.

17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Район башлыгы Р.Г. Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында крестьян-фермер хуҗалыкларында йөреп чыктылар. График буенча, алар 20 гә якын хуҗалыкта булдылар.
Зәй муниципаль районында, “Демография” милли проектының "Өлкән буын” проектын тормышка ашыру кысаларында, авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру һәм өстәмә скрининглар узу өчен медицина оешмаларына махсус машинада йөртү дәвам итә.

16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе
16 октябрьдә Зәй муниципаль районы башкарма комитеты, Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Татарстан Республикасы буенча 11 нче Федераль салым хезмәте, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге вәкилләре катнашында районның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссиясенең чираттагы күчмә утырышы узды.

"ЕРЦ – «Татэнергосбыт» ҖЧҖ Зәй халыкка хезмәт күрсәтү участогының адресын үзгәртү хакында хәбәр итә. 2019 елның 5 ноябреннән хисап үзәге хезмәтләре өчен халыкка яңа адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк була: Зәй шәһәре, Төзүчеләр урамы, 4а йорт («Татэнергосбыт» АҖ Зәй офисы бинасы.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 19 октябрьдә Санкт-Петербургта «Хасанский» дәүләт универсаль базарында авыл хуҗалыгы залы бинасында гадәттәге көзге “Уңыш - 2019” бәйрәме узачак һәм шунда “Татар йорты” үз ишекләрен ачачак.
15 октябрьдә шәһәребезнең С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсендә рус шагыйре һәм драматург М.Ю.Лермонтовның тууына 205 ел тулуга багышланган “Безнең заман герое” дип исемләнгән әдәби кичә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International