Район башлыгы Икътисади Советның чираттагы утырышын үткәрде

2019 елның 19 октябре, шимбә

Бүген район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов Икътисади советның чираттагы утырышын үткәрде. «2019 елның 9 аенда «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ Зәй РЭГСы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга көтелгән эшчәнлек нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ «Түбән Кама газ» ЭҖУ Зәй РЭГСы башлыгы Дуболазов Владимир Сергеевич чыгыш ясады. Зәй РЭГСЫНЫҢ төп бурычы – халыкны, шулай ук Зәй шәһәре һәм Зәй районы сәнәгать һәм коммуналь-көнкүреш предприятиеләрен табигый газ белән, авариясез һәм өзлексез тәэмин итү. Ел ахырына кадәр Зәй РЭГСы шәһәр һәм районның газлаштырылган барлык биналарына техник хезмәт күрсәтүне 100 процент колачлауны планлаштыра. Утырышта катнашучылар Икътисади Советның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Совет тәкъдимнәре беркетмә рәвешендә рәсмиләштерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International