2019 елның 5 ноябреннән хисап үзәге хезмәтләре өчен халыкка яңа адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк була

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

"ЕРЦ – «Татэнергосбыт» ҖЧҖ Зәй халыкка хезмәт күрсәтү участогының адресын үзгәртү хакында хәбәр итә. 2019 елның 5 ноябреннән хисап үзәге хезмәтләре өчен халыкка яңа адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк була: Зәй шәһәре, Төзүчеләр урамы, 4а йорт («Татэнергосбыт»АҖ Зәй офисы бинасы). Эш графигы: дүшәмбе –җомга 08.00-17.00, шимбә-09.00-13.00. Зәй шәһәре, Җиңү проспекты, 1/11 йорт (цоколь каты) адресы буенча өстәмә хезмәт күрсәтү офисы үзгәрешсез эшләячәк. Исегезгә төшерәбез, исәп-хисап үзәге кассаларыннан тыш, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү документын теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин: Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/), банкларга хезмәт күрсәтү офисларында, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында; банкларның онлайн-сервисларында, "Россия Почтасы» ФДУП бүлекчәләрендә. Исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен 15-25 көннәрендә уңайлы ысулларның теләсә ниндиенә тапшырырга мөмкин: Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында; банкларның хезмәт күрсәтү офисларында, «Россия почтасы» бүлекчәләрендә һәм «ЕРЦ - «Татэнергосбыт» ҖЧҖнең территориаль участокларында һәм башкаларда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International