Зәйдә территориаль ведомствоара комиссиясенең чираттагы күчмә утырышы узды

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе
16 октябрьдә Зәй муниципаль районы башкарма комитеты, Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Татарстан Республикасы буенча 11 нче Федераль салым хезмәте, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге вәкилләре катнашында районның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссиясенең чираттагы күчмә утырышы узды. Комиссия эше кысаларында пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче җиңел автомобиль йөртүчеләр белән профилактик чаралар үткәрелде һәм «һөнәри керемгә салым» дигән махсус салым режимы турында аңлатмалар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International