6-7 гыйнварда Әгерҗе шәһәрендә мини-футбол буенча "Олимп" спорт комплексы Кубогы" турниры узды. Анда Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртия Республикасыннан 7 команда катнашты.
7 нче гыйнварда Аксар гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында баскетбол буенча Раштуа турниры узды.
7 нче гыйнварда «Энергия» стадионы шахмат клубында Раштуа турниры узды. Ярышлар төрле яшьтәге катнашучылар арасында үткәрелде.
6 гыйнварда район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агрофирмалар һәм район ветеринария берләшмәсе белгечләре катнашында Зәй муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булды.