Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булды

2020 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

6 гыйнварда район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агрофирмалар һәм район ветеринария берләшмәсе белгечләре катнашында Зәй муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булды. Сәфәрдә катнашучылар "Нива" ҖЧҖ сөт-товар комплексында, "Таң"сөт-товарчылык комплексының Сарсаз-Баграж, Югары Мәлем, Дурт-Мунча бүлекчәләрендә, Куш-Елга сөт комплексында, Бура-Киртә авылы сөт-товар фермасында һәм шулай ук «Зәй» сөт-товарчылык комплексының Югары Шепкә, Поручик симертү комплексы, Сәвәләй сөт-товар фермасы, Чыбыклы сөт комплексы объектларында булганда терлекчелек фермаларының санитар торышы, терлекләрне карау һәм ашату технологиясе,  терлекләрне үрчетү һәм кышлату, сөт җитештерүчәнлек мәсьәләләре белән таныштылар. Район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов җаваплы затларга эре мөгезле терлекләрне ашату һәм терлекчелек продуктларын сату вакытында барлык технологик процессларны үтәргә кирәклеген тагын бер кат искәртте, агымдагы чорга планнар билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International