3 гыйнвардан 5 гыйнварга кадәр Урыссуда 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. 48 кг. га кадәр авырлык категориясендә 2 нче урынны Пирогов Данил алды, 51 кг. га кадәр авырлык категориясендә Гудошников Данил яулады, 65 кг.га кадәр авырлык категориясендә Зотов Иван 3 нче урынны алды. Грек-рим көрәше буенча 2009 елда туган яшүсмерләр арасында республика турнирында, 32 кг. га кадәр авырлык категориясендә Спирин Глеб 1 урынны алды.