Хөрмәтле зәйлеләр, православие динен тотучылар! Якты һәм шатлыклы бәйрәм - Раштуа уңаеннан җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм. Менә инде ике мең елдан артык бөтен дөньяда игелек-мәрхәмәтлек һәм ышаныч символы булган Раштуа бәйрәме билгеләп үтелә. Раштуаны бәйрәм итеп, без христианлыкның бай традицияләрен хөрмәт итәбез, тарих битләренә, рухи тамырларыбызга һәм кешелек кыйммәтләренә мөрәҗәгать итәбез. Әлеге бәйрәмнең бөек тылсымы кеше тормышына тирән мәгънә сала, иман, өмет һәм мәхәббәт чыганагы булып тора. Адәм баласын ул игелек-изгелеккә, күңел сафлыгына өнди. Бу якты Раштуа көннәре рухи көч һәм шатлык чыганагы булып торсын, барыбызны да яхшы тормышка, бәхетле үзгәрешләргә, туган җиребездә тынычлыкны ныгытуга өмет белән тулыландырсын. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар, мәхәббәт, рухи күтәренкелек һәм яңа уңыш-казанышлар телим.