«Кар патшалыгында- салкын дәүләттә» дип аталган уен-сәяхәте

2020 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе
Шәһәр мәдәният йорты иҗат хезмәткәрләре кышкы каникуллар вакытында Мирный микрорайоны балалары өчен «Кар патшалыгында- салкын дәүләттә» дип аталган уен-сәяхәте үткәрделәр. Чараның максаты: балаларны әйләнә-тирәбездәге матурлыкны күрергә өйрәтү, туган табигатькә мәхәббәт тәрбияләү һәм Яңа ел бәйрәме турында белемнәрен тулыландыру. Сәяхәт вакытында балалар «Чыршыны бизә», «Кар бабайны тап» дигән уеннар уйнадылар. Чарада катнашучылар Яңа ел бәйрәме һәм төп персонажлар турында күп яңалык белделәр. Барлыгы 12 кеше катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International