Бүген хәрби комиссариатта район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары А. Ф. Әгъләмҗанов һәм комиссия әгъзалары катнашында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы булды.
8 нче июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең расланган график һәм төп чаралар планы нигезендә, үзйөрешле машиналар-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында, шулай ук әлеге категория транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча «Трактор-Тагылма» операциясе үткәреләчәк.