Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Марат Җәббаров: алдагы атна – киң күләмдә күпьеллык үләннәрне җыю чоры
2020 елның 8 июне, дүшәмбе
Сыйфатлы терлек азыгын вакытында әзерләү кирәклеге турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцияэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, алдагы атна – киң күләмдә күпьеллык үләннәрне җыю чоры. Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекләрне продуктив кышлату өчен шартлыча 1 баш терлеккә 30 центнер азык кирәк булачак. «Беренче кат чаптырудан без 1 баш терлеккә 6 ц азык әзерләргә исәп тотабыз. Бүген республика буенча 300 тонна печән, 90 мең тонна сенаж җыелган. "Бер баш терлеккә исәпләгәндә 0,45 центнер азык берәмлеге тәшкил итә, - диде Марат Җәббаров. - Планлаштырылган 500 мең гектар күпьеллык үләннәрнең 30 мең гектары чабылган, бу бары тик 6 процент кына әле». Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, Апас, Арча, Кама Тамагы, Балык Бистәсе районнары әле дә чаптыруга чыкмаганнар. Ә 15 июньгә беренче чабымны төгәлләргә кирәк, дип төгәлләштерде ул. Кузаклы үләннәрне җыюның иң уңай чоры җитте, һәм инде бер атнадан азыкның туклыклылыгы шактый кимиячәк. Терлек азыгын әзерләүдә Зәй, Нурлат, Зеленодольск, Әтнә, Әлки, Ютазы, Саба, Алексеевск, Актаныш, Кукмара, Сарман, Әлмәт районнары активлык күрсәтәләр. Бу районнар инде 3 мең тоннадан 17 мең тоннага кадәр сенаж әзерләгән. Шулай ук Бөгелмә, Тәтеш, Аксубай, Азнакай, Биектау, Лениногорск һәм Тукай районнарында да уңай тенденция күзәтелә. Шул ук вакытта Әгерҗе, Арча, Баулы, Менделеевск,Мөслим, Түбән Кама, Чистай, Балык Бистәсе районнарында бер тонна сенаж да юк әле. Барысы өч район (Аксубай, Буа, Алексеевск) печән әзерли башлады. Марат Җәббаров әйтүенчә, беренче чабымнан бер сыерга 1 тонна яхшы печән әзерләү бурычы тора. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан азык базасының торышын һәм әзерләнгән азыкның сыйфатын комплекслы бәяләү максатларында силос-сенаж траншеяларына салынган азыкның сыйфат паспорты эшләнде һәм расланды. Алга таба балансланган рационнарны төзү, терлекләрнең продуктивлыгы һәм физиологик торышыннан чыгып, паспорт күрсәткечләре нигезендә оештырылырга тиеш. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, пестицидлар һәм агрохимикатлар белән авыл хуҗалыгы культураларын эшкәрткәндә, умарталарның һәлак булуын булдырмау буенча чаралар күрергә кушты. Аграрийларның кырларны пестицидлар белән эшкәртү буенча таләпләрне һәм регламентларны үтәве кешеләрнең иминлеген һәм умарталарның сакланышын тәэмин итәчәк, диде ул. Моннан тыш, Марат Җәббаров Әгерҗе, Әлмәт, Алексеевск, Апас, Арча, Нурлат районнарына терлек азыгы җыю техникасын әзерләүне көчәйтергә һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә кушты. Тиз арада ашлык җыю комплексын әзерли башларга кирәк һәм аны ремонтлауны 1 июльгә кадәр төгәлләү бурычы куела. Урып-җыю эшләре башлану турында сөйләгәндә, министр, барлык урып-җыю комплексының һәм агрегатларның әзерлеге 15 июльгә кадәр комиссия тарафыннан кабул ителәчәк, дип искәртте. “Ашлык җыю комбайннарын ремонтлау белән бергә, без ашлык чистарту һәм киптерү хуҗалыгын һәм автотранспортны да әзерләргә тиеш, - диде Марат Җәббаров. - Урып-җыю темплары ындыр табагы хуҗалыгының үткәрүчәнлегенә һәм транспорт белән тәэмин ителешкә бәйле булачак”. Министр, республика буенча урып-җыю техникасын торгызуга 2,1 млрд. сумлык запас частьлар кирәк, бүгенгә 900 млн. сумлык запас частьләр сатып алынган, дип әйтте. “Ел башыннан авыл хуҗалыгы оешмаларында 1300ләп диярлек техника яңартылды, темплар узган елдагыдан югарырак. “Росагролизинг”ның ташламалы программасын гамәлгә ашыру техника паркын интенсив яңартуга ярдәм итте", - дип, билгеләп үтте Марат Җәббаров.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз