Зәй муниципаль районында 2020 елның 100-нче бала теркәлде. Бүген Зәй бала тудыру йортыннан 2020 елның 100-нче баланы тантаналы төстә өенә озаттылар. Татарстан АССРның юбилее елында 100-нче булып Патимат Мухтар кызы туды, ул 2020 елның 2 июньдә дөньяга килде. Мухтара Курбанмагомедович һәм Патимат Магомедовна өчен Патимат гаиләдә беренче бала. Бу тантаналы вакыйга белән Багаевлар гаиләсен котларга Зәй муниципаль башлыгы Разиф Каримов, “Зәй үзәк район хастаханәсе”нең баш табибы Айдар Фатыхов, “Зәй үзәк район хастаханәсе”нең тудыру йорты мөдире Виталий Егоров, ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфия Валишина һәм туганнары килгән иде. Баланың тууы белән котлап, Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Каримов әти-әниләренә туу турында таныклык, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды, балага ныклы сәламәтлек, ә әти-әниләренә бәхет һәм имин тормыш теләде.