ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2021 ел
җомга
Эшсез гражданнарның беренче төркеме өчен һөнәри белем бирү тәмамланды. Укулар «Визажист» хезмәт күрсәтү өлкәсе юнәлешендә 160 академик сәгать үткәрелде. Укуларны 8 эшсез граждан тәмамлады.
Поручик гомуми белем биру мәктәбендэ “Экология – ул мөһим” дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелә.
27 марттан 4 апрельгә кадәр Төмән шәһәрендә чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты уза. Бүген хатын-кызлар арасында 4х5 эстафетасында Христина Мацокина, Алия Иксанова, Анна Нечаевская һәм Анастасия Доценко составындагы Татарстан Республикасы командасы 2 нче урынны алды.
1 апрельдә Зәй шәһәре мәшгульлеге үзәге базасында "Covid-19га каршы Прививка. Әйе, әллә юкмы?! " дигән темага семинар узды. Семинарда Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре һәм хәрби комиссариат белгечләре катнаштылар.
2 апрель – Халыкара балалар китабы көне. Нәкъ шушы көндә күренекле әкиятче Ганс Христиан Андерсен туган. Әдипнең исемен мәңгеләштерү һәм балаларда китапка карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан булдырылган бәйрәм бөтен дөньяда үткәрелә. Ул 1967 елның 2 апреленнән билгеләнә башлый.
31нче мартта «Энергетик» мәдәният йортында яшьләр берләшмәләренең «Яшьләр» паркы территориясен төзекләндерү буенча фикер алышулары узды. Зәй һәм Татарстанның башка районнары кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча бөтенрәсәй конкурсында (https://konkurs.gorodsreda.ru) беренче ел гына катнашмыйлар.
1 нче апрель көнне 4 нче мәктәпнең С.Д. Хәбибрахманова җитәкчелегендәге 5нче “а” сыйныфы укучылары "Кошлар көне" Бөтенроссия акциясендә катнашты. Акциянең максаты - укучыларны табигатьне саклау эшчәнлегенә этәрү, туган як кошларының күптөрлелеге һәм әһәмияте турында белемнәрне киңәйтү.
1 апрельдән балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башлана. Бу елның кабул итү кампаниясендә иң мөһим яңалык - гаризалар кабул итүнең башлану һәм тәмамлану датасына кагыла.

1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәй шәһәренең фәннәр академиясе базасында "ЭКО стилендәге тормыш" беренче ачык республика конференциясе-конкурсы узды.
«Бөртеккәй» балалар бакчасында ел саен үткәрелә торган «Планетаны чәчәкләр белән бизик» проекты кысаларында төрле яшьтәге балалар тәрбияләнүче төркемнәрдә чәчәк үсентеләре утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International